Әлки районында ике буа төзекләндерелде

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Батаган буасында зур күләмле эш башкарылган. Аның суы 60 сантиметрга күтәреләчәк. Буаның коесы яңадан җыела, җир полотносы 1 метрга күтәрелә. Алга таба буага су белән эшли торган электр генераторы куярга мөмкин булачак. Бу зур сулык урманнарны янгыннан саклау өчен дә бик кирәк иде.

Буаларны куллануга тапшыру тантанасында “Татмелиорация” траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков та катнашты. Безнең “ПМК-Мелиорация” күрше Спас районында да өч буаны төзекләндереп файдалануга тапшырды. Мелиораторлар тиздән Яңа Чишмәдә зур-зур ике буа төзүгә керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International