“Иң яхшылардан” дигән фестивальнең финалында безнең район өчен укытучы Алмаз Сафиуллин һәм музыка мәктәбе укучысы Сәминә Камалова чыгыш ясады. Алар I һәм III дәрәҗә лауреатлар булдылар. Музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягинаны конкурсантларны яхшы әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.
Безнекеләр бу конкурста район җитәкчелеге һәм әти-әниләр ярдәме белән катнаша алдылар.