Ә бу җәйдә тагын 130 метрын яңа койма белән тотып алдылар. Моны Рамазан аенда бертуган Ирек, Ришат, Ринат Билаловлар, аларның балалары, туганнары кайтып эшләп киткәннәр. Авылдашлары җыйган 46 мең сумга үзләреннән 22 мең сум акча да өстәгәннәр алар.
Әмма әле тагын 255 метрлап араны тотып бетерәсе бар. Моның өчен Мәүләшә халкы тагын мая туплый – акча җыя.