Базарлы Матак үзәк хастаханәсе, “Әлки урман”, “Строитель и К”, РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы, туган якны өйрәнү музее, мәгариф идарәсе, Базарлы Матак авыл җирлеге советы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе” “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте берәр юллама сатып алып балаларга бүләк иткән. “Таттелеком”ның Чистай участогы юллама сатып алуга 13 мең сумга якын акча күчергән. Һәрвакыттагыча, башка оешмалар да читтә калмаган: күмәк тырышлык белән районда балалар ялын оештыруга хәйрәячеләр ярдәмендә 218741 сум акча җыелган.