“Яңарыш-Возрождение” фондына әлкилеләр өлеше

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Безнең районнан да “Яңарыш-Возрождение” фондына барлыгы 263 900 сум акча кергән. бер атнада гына да әлкилеләр фондны 60 мең сумнан артыкка тулыландырганнар. Район советы хезмәткәрләре 15 мең сумга якын, район башкарма комитетында эшләүчеләр 17 674 сум, “Алинә” спорт залы коллективы 5870 сум, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре 7818 сум, район мәдәният йорты коллективы 5950 сум, туган якны өйрәнү музее 6945 сум акча күчергәннәр. Район медицина хезмәткәрләре дә үзләреннән саллы гына – 21950 сум өлеш керткәннәр. Әмма мәгариф хезмәткәрләре алардан да уздыры җибәргән – фондка 45150 сум акча җыеп җибәргәннәр. Башка оешма-учреждениеләр коллективлары, авыл җирлекләре советлары да бу күмәк эштән янда калмый – һәркем хәлдән килгәнчә ярдәм итә фондка.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International