Әлки районында тәрбиягә бала алучы әти-әниләр өчен семинар үткәрелде

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Чистай балалар йортыннан килгән белгеч-психологлар балалар белән ничек аңлашу, аларның катлаулы үсмерлек чорын югалтуларсыз ничек үткәреп җибәрү кебек мәсьәләләр турында сөйләделәр, фикер алыштылар. Сер түгел, тәрбиягә алынган балаларны үз-үзен тотышы, катлаулы холкы еш кына әти-әниләрне аптырашта калдыра. Бу турыда озак итеп, иркенләп сөйләштеләр семинарда катнашучылар. Шунда ук “Тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубы” төзелде. Бу клуб шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тиешенчә үсү, шәхесләрен формалаштыру өчен кирәкле шартлар тудыру, бала алырга теләгән гаиләләргә ярдәм итү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнергә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International