Бәйгене ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып, республика терлекчеләре хезмәтенә югары бәя бирде. Сөт җитештерүдә уңышлы эшләүче районнар арасында министр безнең районны да атап үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, Рана Сафина савым аппаратын сүтеп-җыю кебек ярышларда әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән, әмма җиңүчеләр арасына эләгү өчен аңа берничә балл гына җитмәгән.