Әлки районында 27 кешене ЮХИДИ салган штрафларны түләмәгән өчен кулга алганнар

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Кагыйдә бозучыларның 27 се административ кулга алуга дучар ителгән, 4 сен мәҗбүри эшкә кушканнар, 32 кешенең түләмәгән штрафын икеләтә бәядә арттырып түләткәннәр. Калганнарының эшләре әле судта. Федераль закончалык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны 60 көннән соңга калмый түләргә куша. Юкса, тәртип бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар кодексына таянып, эш ачылачак һәм  аңа икеләтелгән күләмдә (1000 сумнан ким түгел) штраф салыначак яисә 15 тәүлеккә кадәр  кулга алачаклар. Шулай ук мондый кешеләрне 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга мөмкиннәр.

Уңайсыз хәлгә калмас өчен штрафларны вакытында  түләргә кирәк шул. Мондый штрафларның булу-булмавын республиканың ЮХИДИ идарәсе интерент порталында ачыкларга була. Аларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләү дә бик аз вакыт ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International