“Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшләүче Марат Кәримов белән Илгизәр Харисов гаиләләре яңа өй төзеп кергән. Дамир Хәйруллин гаиләсе дә яңа өйле булган. Бүген Иске Әнҗерәдә 79 йорт бар, аларда 278 кеше даими яши. Халык нигездә “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя.