РФ Җинаять кодексының 264.1 нче статьясында каралган җинаятьне кылган, ягъни исерек килеш руль артына утырган һәм машина йөрткән бу ике кешегә карата гаепләү карарлары прокуратура тарафыннан расланды. Гаепләнүчеләр мондый хокук бозуны беренче генә тапкыр эшләмәгән икән. Алар инде штрафка да тартылган, йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булган. Әмма үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясамаганнар, аракы эчкәч, кабат рульгә утырганнар. Юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен гаять зур кыркыныч тудырган әлеге адәмнәрне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Суд каршына баскач, икесе дә гаепләрен тулысынча таныганнар.