Әлки район прокуратурасы закон бозып эшләүче ломбардны ачыклаган

2016 елның 6 августы, шимбә

Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьнең комиссия кибете сыйфатында эшләве ачыкланды. Җәмгыять кредитлы булмаган финанс оешмасы статусына ия түгел, әмма, шуңа карамастан, заемнар бирү белән шөгыльләнгән. Бу исә “Куллану кредиты (займ) турында” федераль законның 4 нче статьясын бозу дигән сүз.

Тикшерү нәтиҗәләренә таянып “КарСар” җәмгыяте директорына карата административ эш ачылды, аны карап тикшергәннән соң суд директорга 20 мең сум күләмендә штраф салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International