Әлки районына күчмә флюорография килә

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Автомобильгә урнаштырылган күчмә пунктларда булып,  Апак, Каракүл, Югары һәм Түбән Әлморза, Юхмачы, Чиябаш авыллары халкы сәламәтлекләрен тикшертеп өлгерде инде.  Алдагы көннәрдә күчмә флюорография пункты Әхмәт, Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерә, Борискино, Карамалы авылларында эшләячәк. Флюорографияне 15 яшьтән өлкәнрәк һәркем даими үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез һәм башка үпкә чирләрен башлангыч чорда ук ачыкларга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International