Әлки районы укытучыларының август киңәшмәләре ай ахырына билгеләнде

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Ә республика укытучылары бу көннәрдә мәктәп укытучыларының VII фестиваленә җыелды. Безнең районнан анда Чуаш Борнае мәктәбе укытучылары Мария Еликова, Светлана Ерусланова һәм Евгения Еликова катнаша. Алар мастер-класслар алалар, укыту-тәрбия эшенең яңа технологияләрен өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар.

16 августта Инополиста яшь укытучылар форумы булачак. Форумга безнең районнан быел гына Казан федераль университетын тәмамлап, районга эшкә кайткан башлангыч сыйныф укытучылары Лариса Балакирева белән Юлия Астафьеваны җибәрәләр. Мәктәп директорлары, остаз укытучылар шулай ук Инополиста җыелып, алдынгы укыту методикасы, башкалар тәҗрибәсе белән танышачак, республика мәгариф системасы каршына куелган бурычларны үтәү юлларын өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International