Узган атнада Түбән һәм Югары Кәчи авылалары клублары хезмәткәрләре шунда яшәүче балаларны культпоходка чакырды. Ә Чуаш Кичүе клубында “Мәңгегә бергә!” дигән конкурс үтте. Кошки китапханәсендә яшь укучылар өчен туган як турында викторина уздырганнар, Иске Әнҗерә клубында укучыларның бильярд турниры булган. Юхмачы клубы хезмәткәрләре авылның “Кыңгырау” балалар бакчасына барып, Сабантуй оештырганнар.