Моңа юл куймауның бер юлы – йорт дуңгызларын иреккә чыгарып йөртмәү. Чөнки табигатьтә алар кыргый дуңгызлар белән очрашырга һәм вирус эләктерергә мөмкиннәр. Әмма һәр хуҗа да үз терлекләрен гел-гел ябып тормый шул.
Түбән Колчурино, Иске Тахтала, Каракүл авылларында яшәүчеләрнең йорт хайваннары, шул исәптән дуңгызлар да еш кына иректә йөри. Ә бит бу авыллар янәшәсендә генә урманнар, анда исә кабаннар бар. Аларның үзара “аралашуы” бәлагә – терлекләрнең африка чумасы ияртүенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә хуҗаларны кабат кисәтәбез: дуңгызлар тотасыз икән, аларны йортта, тирәсе ышанычлы итеп тотылган урында асрагыз.