Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына өлкән яшьтәге бер хатын хат белән мөрәҗәгать иткән. Аңа 63 яшь, үзе инвалид икән. 800 сум акчаны пенсиягә зур өстәмә санап социаль пакеттан баш тарткан ул. Әмма рак белән авырып китәсен алдан белмәгән, билгеле. “Дару алырга акчам юк. Авыру балаларны дәваларга кешеләр җыя да бит, карчыкларга кем ярдәм итсен? Миңа я акчалата булышыгыз, я бушлай дару алу мөмкинлеген кайтарыгыз”,– дип үтенә ул.
Бу кешеләр бик кызганыч. Әмма бит, инвалид була торып та, үзләренә дәүләт тәкъдим иткән “куркынычсызлык мендәреннән” – бушлай дарулардан баш тартканнар алар. Кем аларга мондый киңәш биргән?. Хәзер инде бусы мөһим түгел. Аларга булышу бик катлаулы, чөнки законны кире кайтарып булмый, нинди генә авыр хәлгә юлыкса да, бу кешене ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасына кире кертеп булмый.
Ил күләмендә бу дөрестер дә. Әмма бер кеше өчен олы фаҗига. Ә кемгә зарланасың, үзең генә гаепле бит.
Социаль хезмәтләр җыемыннан баш тарткан очракта җитди авыруларны (онкология, шикәр диабеты, бронхиаль астма, полиартрит, йөрәк-кан тамырлары авырулары…) дәвалау буенча чыгымнар, кагыйдә буларак, уннарча, йөзләрчә мең сумнар белән исәпләнә. Федераль бюджет исәбеннән дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле эшләп килә. Анда катнашучылар 1 октябрьгә кадәр я кечкенә генә акчалата компенсацияне, я бик кирәкле даруларны бушлай алу мөмкинлеген сайларга тиешләр.
Моны эшләгәнче тагын бер кат уйланыгыз: авырып киткән очракта дәваланырга мөмкинлегегез җитәрме? Өстә телгә алынган пациентыбыз рак белән авырып, якты дөньядан китеп барды. Кемдер бәлки социаль пакеттан баш тартмаса да үлгән булыр иде, дияр. Кем белгән? Әмма шуны да онытмагыз: кыйммәтле дарулар аның гомерен озайту, ә бәлки әле коткарып калу мөмкинлеге бирер иде. Икенчедән, онкология кешегә түзеп булмаслык әрнүләр дә китерә бит. Аларны инде һаман шул дару белән генә бастырып була.