Бу көннәрдә федераль льготаларга ия булган инвалидлар кабат уйлана: кайсын сайларга, бушлай даруларнымы, әллә 800 сум тирәсе акчанымы? Ә табиблар, пенсия фонды хезмәткәрләре аптырый: әгәр кеше теге я бу авыру буенча инвалид икән, димәк, аңа дәваланып тору өчен даими рәвештә медикаментлар кирәк. Алардан баш тартып, ул үзен куркыныч хәлгә куя түгелме? Шуңа күрә табиблар кабат-кабат искәртә: дарулардан баш тартканчы дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез, мондый адымны бик нык уйлап кына ясарга була.