Бу акчага мәктәпне яңа уку елына әзерләү өчен кирәк-яраклар сатып алынган. Моның өстенә авыл халкы эшче куллар кирәк булганда һәрчак мәктәпкә булышып тора. Әйтик, туфрак китерү һәм бушату, сукмакларны бетонлау һ.б. кайчандыр шунда укыган, хәзер авылда яшәүче кәчилеләр ярдәменнән башка эшләнми.