Пролетар һәм Урман урамнарында юлларга вак таш салынды. Ана даны паркы янында машиналар кую урыны ясалды. Бакча урамындагы юл асфальтланды. Базар һәм Петухов урамнары кисешендәге тыкрыкта асфальт юл төзү буенча эш алып барыла. Аның озынлыгы 133 метр. Шулай ук Шоңкар урамында да тиздән каты түшәмәле юл булачак.