Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бу конкурсның максаты – яшь буында ватанпәрвәрлек һәм кече Ватаны белән горурлык хисләре тәрбияләү. Валериягә бүләкне илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үзе тапшырган. Җиңүчеләрне данлау Калуга өлкәсендәге “Этномир” этнографик парк-музей территориясендә үткәрелде. Валериягә конкурска әзерләнүдә укытучысы Мария Еликова ярдәм иткән.