Аларны биредә музей директоры Олег Мурзин, башка хезмәткәрләр бик ачык каршы алдылар. Олег Витальевич кунакларга чуаш шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары кунакларга кечкенә генә концерт та күрсәттеләр – шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, гармун уйнап җырлар башкардылар.
Музейдан чыккач, сәфәрчеләр биредәге чиркәүдә дә булдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр үзләренә шундый кызыклы һәм эчтәлекле сәфәр оештырганнары өчен Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулковка, музей директоры Олег Мурзинга бик рәхмәтле.