Алар инде төзелеш эшләрен тәмамлап килә. Терлекчелек бинасы төзүчеләргә бирелә торган 200 мең сумлык субсидия алу өчен документлар әзерләп тапшырганнар, инде акча килгәнне генә көтәсе калган. Хәзерге вакытта Рәис Мәхмүтов хуҗалыгында 4 баш, Рамил Зәйгуллин йортында 3 баш сыер бар. Яңа абзарларны төзеп бетергәч, хуҗалар маллар санын арттырырга исәпли.