Әлки районында янгыннарга каршы “Уңыш-2016” операциясе бара

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Аның төп максаты – авыл хуҗалыгы объектларын  янгыннан саклау чараларын  көчәйтү, ут-күз булдырмау. Район территориясендә  бу җәйдә  кырда эшләүче комбайнда ут чыгуның бер очрагы булган. Районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгы кооперативларында, фермер хуҗалыкларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бик төгәл үтәү зарур. Мондый коры һәм  эссе көннәрдә кырдагы камылны, салам калдыкларын яндыруның гаять аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Икмәк уру техникасының да янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән җиһазланган булуы мөһим. Янгын күзәтчелеге белгечләре  комбайннарның әлеге таләпкә ни дәрәҗәдә җавап бирүен тикшерәләр, җитәкчеләр, механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрәләр, янгынга каршы режим кагыйдәләрен һәм алардагы  үзгәрешләрне аңлаталар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International