Болгарда Ислам академиясе төзү һәм Казанда Изге Мәрьям иконасы соборын торгызу өчен средстволар җыю буенча республикада җәелдерелгән акциягә райондашларыбыз да актив кушылды. Учреждение-предприятиеләр коллективлары әлеге объектлар төзелешенә бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр. Ә узган атнада район мәгариф хезмәткәрләре 130 мең сум акчаларын әлеге хәйрия фондына юлладылар. Бу игелекле эшкә пенсионерларыбыз да үз өлешен кертте. Алга таба “Яңарыш” фонды районыбыз эшмәкәрләре керткән акчалар хисабына тагын да тулыланыр әле. Шуны истән чыгармыйк: керемең белән бүлешсәң, малың тагын да артыр, диләр бит.