Бу – район үзәге өчен күптән көтелгән вакыйга, кирәкле эш. Чөнки, соңгы елларда машина агымы нык арту сәбәпле, әлеге урында юл хәрәкәте кагыйдәләре еш бозылып, аварияләр булгалады. Светофорлар барлык таләпләрне үтәрлек итеп урнаштырылган. Җәяүлеләр өчен юл кичү сукмаклары һәм светофорлар ясалган. Приборлар 1 минутлык интервал белән эшли, ә транспорт хәрәкәтен 3 видеокамера күзәтеп тора.