Әлки районының ветеринария белгеченә атказанган хезмәткәр исеме бирелде

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Район ветеринария берләшмәсенә соңгы ике елда ике автомобиль бирелде,  белгечләр Арчага шулар белән барганнар. Республика бәйрәменә районның тәҗрибәле табибларын гына түгел, яшь белгечләрне дә алып барганнар. Ә берләшмәнең диагностика бүлеге мөдире Зөфәр Шәрипов өчен һөнәри бәйрәмнәре аеруча сөенечле булган – аңа Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы исеме бирелгән. Аны авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үзе котлаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International