Безнең районнан әлеге тантанага Ришат һәм Әминә Хәлиуллиннар барачак. Аларның гаилә стажы 46 елга тула. Ришат Әсәтович озак еллар районда җаваплы вазыйфаларда эшләде. Әминә Хәбибулловна исә район кулланучылар җәмгыятендә склад мөдире булды. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр, дүрт оныклары бар.