Әлки районында Иске Тахтала авылында чиркәү гөмбәзле булды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе
Иске Тахталада чиркәү Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төзелә башлады. Храмның инде стеналары күтәрелгән, түбәсе җыелып бетеп килә. Төзелеш эшләре белән район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелек итә. Менә чиркәүгә  алтынсу төстәге  бик матур гөмбәз дә урнаштырылды. Аны изгеләндереп урынына кую  авыл халкы, кайткан кунаклар катнашында тантаналы төстә башкарылды. Хәзер храмның түбәсен ябып бетереп, тәрәзәләрен һәм ишекләрен куя башлыйлар. Аннан чиркәүгә табигый газ кертү эшләрен башкарасы була.

Авылда чиркәү салу тахталылыларның күптәнге хыялы иде. Инде ул тормышка ашу алдында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International