Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әнә шул хакта искәртә. Ауга чыкканда һичшиксез айнык булу һәм барлык таләпләрне үтәү, әйтик, ачык урында, күз алдында булган объектка гына ату зарур. Аучыларның хәвефсезлек техникасы таләпләрен ничек үтәве полиция хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә торган рейдларда да тикшереләчәк. Районыбызда әле соң өлгерә торган культураларны урып-җыясы бар. Җәнлек-җанварлар, әйтик, төлкеләр, куяннар, кыр тавыклары, кыр кәҗәләре урак бара торган басуларга чыгучан. Алар машина астына эләкмәсен өчен басуда эшләүче техниканы йөртүчеләрнең бик игътибарлы булуы сорала, ди Андрей Ерусланов. Узган җәйдә, мәсәлән, кыр кәҗәсен машина бәрдерү очрагы булган. Мондый хәлләр кабатланмасын иде.