Аларның 30 ы кулга алынган, 33 енә кабат штраф салынган, ә 5 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган.
Федераль закон штрафны түләү өчен гаепле кешегә 60 көн вакыт бирә. Әгәр шушы вакыт эчендә моны эшләми икән, аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче статьясы нигезендә административ материал төзелә. Гаепле икеләтә күләмдә штрафка тартыла (1 мең сумнан ким түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алына. Аны шулай ук 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр.