Әлки районында 38 мәктәптә 2047 бала белем ала

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

38 мәктәпнең 13 е урта белем бирә, 9 ы – төп, калганнары башлангыч мәктәпләр. Моңарчы урта белем учреждениесе булган Хлебодаровка мәктәбенең статусы үзгәрде, быелдан ул төп мәктәп.  Яңа Чаллы, Карамалы башлангыч мәктәпләрендә исә тынлык хәзер. Яңа Чаллы авылындагы … бала Иске Чаллы мәктәбенә йөреп укый, ә Карамалыда мәктәп яшендәге балалар бөтенләй юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International