Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.
Дөрес, укулар булмау – ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Шимбә көннәрендә мәктәптә әти-әниләр катнашында чаралар уздыру да файдалы булыр иде, ди әлеге тәкъдим авторлары. Белем бирү системасында ата-аналарның катнашуы мөһим. Аеруча әтиләрне бала тәрбияләүгә тартырга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен шимбәне укымый торган көн итү турында закон кабул ителсә, һәр мәктәп бу көнне нишләргә икәнне үзе хәл итәчәк...”