Әлегәчә әлкилеләр һәр подписка чорында район газетасына актив язылып килделәр. “Әлки хәбәрләре” – районыбызда булган вакыйгаларны, яңалыкларны яктыртучы, төбәгебезнең булдыклы һәм күренекле кешеләре хакында сөйләүче бердәнбер матбугат чарасы. Шуңа киләсе елга да газетабызга язылырсыз, аны яратып укырсыз дип ышанабыз. “Әлки хәбәрләре”нә алты айга язылу бәясе – 600 сум, оешмалар һәм предприятиеләр өчен – 690 сум.