Әлки районында кәҗә, сыер, ат асраучыларга субсидия түләнә

2016 елның 9 сентябре, җомга

Һәр сыер өчен аның хуҗасы 3000 сумлык ярдәм алачак. Субсидия 2764 баш сыерга киләчәк. Моңа өстәп, сыерны дәваларга туры килеп, дару сатып алучыларга 300 әр сум компенсация дә түләнәчәк. Шулай ук 622 баш кәҗәгә субсидия сыйфатында 1 әр мең сум акча бирәчәкләр. Ат асраучылар да өлешсез калмый – 3 яшьтән узган 126 алаша хуҗаларына терлек азыгы сатып алганга киткән чыгымнарын өлешчә кайтарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International