ЮХИДИ инспекторлары янә кул радарларын файдаланачак

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бу юл-транспорт һәлакәте очраклары артуы белән бәйле.

 

Җәйге чорда инспекторлар кул радарларын Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы карары белән файдаланудан туктап торган иде. Һәм ул коррупция очракларын кисәтү максатын тотты, чөнки андый җиһаздагы видеоязманы юкка чыгарып була, дип аңлатылды.

 

Әмма хәзер машина тизлеген ачыкларга ярдәм итүче кул радарларын инспекторларга янә файдаланырга рөхсәт ителде. Моны шушы узган вакыт эчендә югары тизлек аркасында юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкырга артуы, ә үлем-китем очраклары - өч тапкырга, зыян күрүчеләр саны да дүрт кешегә артуы белән аңлаталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International