“Исламдагы иң олы һәм мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә Ходайны һәм кешеләрне ярату, игелек һәм шәфкать, гаделлек, юмартлык принциплары аеруча нык чагылыш таба. Башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Корбан гаете дә районыбызда зурлап уздырыла. Һәм һәр юлы бу бәйрәмдә кунакчыллык, хәйриячелек, якыннарыңны кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Хөрмәтле мөселманнар! Сезне бу күркәм бәйрәм белән кайнар котлыйм. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иман байлыгы, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телим”, дигән сүзләр бар район башлыгы тәбрикләвендә.