Әлки районының Демидовка авылында гыйбадәт йорты төзеләчәк

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Православныйлар гыйбадәт йорты төзү өчен Салман елгасы ярында бик матур урынны сайлаганнар. Бу урында гомер-гомергә дога кылып, зиратка илткәндә мәрхүмнәр белән хушлаша булганнар. Гыйбадәт йорты авыл халкыннан җыелган акчага һәм татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның ярдәме белән төзеләчәк. Төзелеш эшләрен бу көннәрдә башлап җибәрергә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International