Әлки районында “Хузангай” ҖЧҖдә тиздән катнаш азык җитештерүче завод файдалануга тапшырылачак

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

“Хузангай” җәмгыяте үзендә үстерелгән уңышны продукциягә әйләндереп сатарга тырыша. Болай эшләгәндә табыш та бермә-бер күбрәк алына. Менә якын арада биредә тәүлегенә 140 тонна катнаш азык җитештерә торган заводны сафка бастырырга җыеналар.

Катнаш азык мөгезле эре терлекләр өчен дә, дуңгызлар өчен дә ясалачак. Җәмгыять үз ихтыяҗыннан арткан продукцияне сатуга чыгарырга исәпли. Тора-бара заводта кошчылык фабрикалары өчен дә катнаш азык җитештерергә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International