Әлки районында балалар учреждениеләренә, хастаханәләргә җылылык бирелде

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Сентябрьне синоптиклар җылы булачак дип фаразласалар да, көннәр шактый суык тора. Бигрәк тә кичләрен температура 7-8 градускача төшә. Шуңа да районда кичекмәстән балалар бакчаларына, хастаханәләргә, мәктәпләргә җылы җибәрү чаралары күрелде.

Иң башта Салман балалар приютында газ ягыла башлады. Аннан балалар бакчалары, хастаханәләр җылыга тоташтырылды. Район җитәкчелеге атна ахырына кадәр барлык мәктәпкәчә һәм медицина учреждениеләрен җылытуны хәл итү бурычын куйды. Аннан мәктәпләргә, мәдәният йортларына җылы җибәрелергә тиеш. Шулай ук күп кенә оешма-предприятиеләр биналары да бу көннәрдә газ белән җылытыла башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International