Әлки районында ачылган яңа бассейнда бу шимбәдә беренче ярыш үткәрелә

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Район үзәгендә август азагында ачылган яңа йөзү бассейнын күрмәүчеләр дә байтактыр әле. Бу атнаның шимбәсендә узасы ярышны тамаша кылырга килеп, яңа бассейн белән якыннан таныша аласыз. Биредә Казаннан су тубы уены буенча ике команда килеп, район җанатарлары алдында үз көчләрен сынаячак. Командаларның әлеге дусларча очрашуын безнең өчен су полосы буенча Татарстанның баш тренеры Ирек Зиннуров оештыра. Ул бассейнга нигез салу һәм объектны файдалануга тапшыру тантаналарында да катнашкан иде.

Су тубы ярышлары көндезге сәгать 2 дә башлана. Керү түләүсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International