Ул Татарстан гаиләләре фестиваленең Алексеевскида узган беренче турында да уңышлы чыгыш ясаган иде. “Казан-Арена” стадионында үткән бәйгедә Светлана чуаш өенең бизәлешен күрсәтте, милли ризыкларын тәкъдим итте. Аның белән бергә өч баласы, туганнары да чыгыш ясады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыка белән ярдәм иттеләр (группа поддержки). Безнекеләрнең чыгышы жюринең әйбәт бәясенә лаек булды. Конкурсантыбыз күп санлы кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Светлана Углева Чуаш Борнае авылында яши. Күптән түгел ул район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе булып эшли башлады.