Укучылар янында район үзәгендәге янгын сүндерү часте һәм Юхмачы, Салман авылларындагы янгынга каршы сак постлары хезмәткәрләре булды. Хәвефсезлек дәресләрендә алар балаларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен аңлаттылар, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген төшендерделәр. Балалар белән бу темага викториналар, ут-күз очрагында кешеләрне эвакуацияләү күнегүләре үткәрелде.