Әлки районының Чуаш Кичүе авылында корбан ашы үткәргәннәр

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Корбан сарыгын РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат  Хәйруллин бүләк итеп биргән. Бәйрәм өстәлен тупландыруга авылда кибет тотучы дүрт эшмәкәр дә, аерым кешеләр дә үз өлешләрен керткәннәр. Ә табын хәстәрләүне мәктәп, китапханә, клуб хезмәткәрләре башкарып чыккан. Мәҗлестә 60 лап кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International