Әлки районы көрәшчеләре Болгарда узган республика фестивалендә өч призлы урын яулады

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бәйге 2000-2002 елларда туган мәктәп укучылары арасында барды. Анда 15 районнан көрәшчеләр көч сынашты.

Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин  билбау көрәшендә 60 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны яулады. Базарлы Матактан Рәсим Әхмәров та 70 килограммга кадәр авырлыкта барлык көндәшләрен җиңеп беренче урынга чыкты. Алпардан Анар Масимов исә үз үлчәмендә (60 кг) икенче булды.  Егетләрне ярышка тренер Илдар Әхмәров әзерләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International