Ярминкәгә үзләрендә үстерелгән һәм җитештерелгән товарлар белән 22 мәктәп хезмәткәрләре барды. Кала халкына алар бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, суган кебек яшелчәләр, каз, тавык, үрдәк, йорт куяны итләре, дару үләннәре тәкъдим иттеләр. Товарларның һәммәсе кибеттәгедән арзанрак бәягә сатылды. Әйтик, бәрәңгенең килосы 10 сум, кәбестә – 10-12 сум, тавык итенең килосы 115 сум, күркәнеке – 235 сум, казның түшкәсе 1000 сум, өч литрлы банкада бал 1000 сум, мунча себеркесенең пары 40 сум булды. Казанлылар әлеге нигъмәтләрне бик теләп сатып алдылар. Ярминкәдә барысы 70 мең сумлык товар сатылды. Югары Колчурино, Татар Борнае, Алпар мәктәпләре аеруча уңышлы сәүдә иттеләр.