Әлки районы үзәгендә киләсе елда асфальтланачак юллар инде билгеле

2016 елның 1 октябре, шимбә

Базарлы Матакның Юбилей урамында яшәүчеләр редакциягә әнә шундый хат юллаганнар. Аның эчтәлеге белән без район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиевны таныштырдык. Ул болай дип җавап бирде:

–2017 елда район үзәгендәге кайсы урамнарның юллары асфальтланасы планы инде расланды. Кызганыч, Юбилей урамы ул планга эләкмәгән. Халыкның бу мөрәҗәгатен искә алып, без ул урам юлын ремонтлауны  планнан тыш үткәрүне сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәрбез. Финанс ягыннан ел уңышлы булса, өстәмә исемлеккә кертеп Юбилей урамы юлын да төзекләндерергә тырышырбыз. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International