Әлки районында 6 октябрьдә өлкәннәр арасында “Казан өчен тавыш бирәбез” акциясе үткәрелә

2016 елның 1 октябре, шимбә

Бу чара Өлкәннәр декадасы кысаларында оештырыла. Районның барлык авылларыннан җыелган өлкәннәребез 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренеше булсын өчен тавыш бирәчәк. Кесә телефоннарыннан тавыш бирергә аларга мәктәп балалары ярдәм итәчәк. Акция барышында укучыларның флешмоб күрсәтүе, мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары белән чыгыш ясавы күздә тотыла. Өлкәннәр арасында “Күңелле стартлар” бәйгесе дә оештырыла. Аннан соң акциядә катнашучылар чәй мәҗлесенә чакырылачак.

                                          *   *  *

Казан күренешләре 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда басылып илгә таралсын, республикабыз башкаласын Россия халкына танытсын өчен тавыш бирүдә барыбыз да катнашыйк.

Вакыт аз калып бара. Бәйге 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International