Ял көннәре кими

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Хәзер республикада  җирле бәйрәм ял көненә туры килгән очракта аның өчен өстәмә ял бирелмәячәк. Документта әйтелгәнчә, “ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә” дигән сүзләр законда хәзер “ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми” дигән сүзләргә алыштырыла.

Татарстанда бүтән россиялеләр билгеләп үтми торган дүрт эш көне булмаган бәйрәм бар. Бу Республика көне (30 август), Татарстан Конституциясе көне (6 ноябрь), даталары  ай календаре буенча үзгәреп торучы Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме. Быел ТР Конституциясе көне якшәмбегә туры килә, дүшәмбедә өстәмә ял булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International