Әлки районында сентябрь аенда 9 бала туган 10 пар никахлашкан

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Узган айда 10 яңа гаилә төзелгән, ә 2 гаилә таркалган. Ел башыннан 117 нәни әлкиле дөньяга килгән, 67 пар никахлашкан, 22 пар аерылышкан.

Чагыштыру өчен: 2015 елның сентябрендә 13 бәби туган, 11 туй булган, 2 гаилә таркалган. Елның тугыз аенда 108 бәби туган, 64 никах теркәлгән, 25 пар аерылышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International