Әлки районында Укытучылар көнен бәйрәм иттеләр

2016 елның 7 октябре, җомга

Укытучыларны, тәрбиячеләрне район башлыгы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  Виталий Ярославлев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Юсупов котлады. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, юбилярлар да чакырылган иде, аларның һәрберсенә бүләкләр бирделәр. Ә барлык укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Быел районга эшкә кайткан өч яшь укытучыны фән һәм мәгариф хезхмәткәрләренең район комитеты рәисе Рөстәм Билалов тәбрикләде һәм аларга профсоюз билетлары тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре педагогларны җыр-биү белән сәламләп, күңелләрен күтәрделәр. Соңыннан кунакларга фуршет тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International